Татарстаннан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар ярдәм төялгән 19 йөк машинасы юлга чыкты. Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм махсус операциядә катнашучыларга җибәрелгән гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 300 тоннадан артык, бу – бердәмроссиялеләр тарафыннан оештырылган иң зур ярдәм. Аны озатырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да килде.

Йөк машиналарына азык-төлек, медикаментлар, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-ярак тутырылган. Фәрит Мөхәммәтшин партия активына, волонтерларга, битараф булмаган татарстанлыларга яңа территорияләрдә яшәүчеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан бердәмроссиялеләре СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин искәрткәнчә, Лисичанск һәм Рубежноеда бердәмроссиялеләр ярдәме белән 2022 елның августында гуманитар ярдәм үзәкләре ачылган. «Без алар белән даими элемтәдә торабыз, – диде ул. – Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән актив хезмәттәшлек итәбез, аның белән сорау-үтенгечләрнең өстенлекле төрләрен билгелибез. Аерым алганда, бу колоннада без торак-коммуналь хуҗалык һәм автотранспорт предприятиеләре өчен төзелеш материаллары, инструментлар һәм запас частьләр җыйдык».

Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре дә катнашты Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең соравы буенча, балалар өчен беренчел кирәкле әйберләр – сөт катнашмалары, төрле төрдәге боткалар, подгузниклар, иҗат итү өчен җыелмалар, акварель буяулар һәм рәсем ясау өчен альбомнар, уенчыклар җыйдылар.
Гуманитар йөкне җыюда Апас, Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Сарман, Спас, Теләче, Чирмешән, Мамадыш, Түбән Кама һәм Тәтеш районнары, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары, оешма һәм предприятиеләре катнашкан. Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең соравы буенча, балалар өчен беренчел кирәкле әйберләр – сөт катнашмалары, төрле төрдәге боткалар, подгузниклар, иҗат итү өчен җыелмалар, акварель буяулар һәм рәсем ясау өчен альбомнар, уенчыклар җыйдылар.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежно шәһәрләренә гуманитар ярдәм төялгән 221 йөк машинасы җибәрде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре