Татарстаннан Иранга тәүге тапкыр 6 мең тоннадан артыграк бодай озатылган

Татарстаннан Иранга беренче тапкыр 6,1 мең тонна күләмендә бодай җибәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан буенча филиалы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Бодайны элеватор комплексы территориясендә 2 йөк корабына, буш трюмнарын Иранның карантин ведомствосы таләпләре нигезендә зарарсызландырып, төягәннәр. Шуннан соң үзәк белгечләре ашлыкны зарарсызландырган. Аннан инде ашлык төялгән кораблар Идел буйлап Иранга юл тоткан.

Иран Россия ашлыгын кертүче илләр арасында төп урынны алып тора. Ислам дөньясы дәүләтләренә тәгаенләнүче экспортның дүрттән өч өлеше шушы илгә туры килә (2024 елда – 47,5 миллион тонна). Узган елда Татарстаннан Иранга арпа гына озатылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре