Татарстаннан мобилизацияләнгән ир-ат, көтмәгәндә генә кызының туена кайтып, якыннарына бик зур сюрприз ясаган. Бу хакта “Татмедиа” телеграм-каналы яза.
Әгерҗедән 46 яшьлек Игорь сигез ай элек, мобилизацияләнүче башка егетләр белән, махсус хәрби операция зонасына киткән. Өендә хатыны һәм балигълык яшенә җиткән алты баласы калган.
Инде менә Лена исемле 21 яшьлек кызы кияүгә чыккан. Әтисе кызының туен күрү өчен кыска вакытлы ял алып кайткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез