Татарстаннан Сергей Рыжиков өченче тапкыр галәмгә очачак

Бөгелмә шәһәрендә туган, Россия Герое Сергей Рыжиков Халыкара галәм станциясенә (МКС) очачак төп экипаж составына кергән. Озакка сузылган 73 нче очыш булачак бу. “Союз МС-27” корабы 2025 елның мартында галәмгә юл алачак.

“МКС-73” төп экипажына, Рыжиковтан тыш, “Роскосмос”ның тагын бер космонавты – Алексей Зубрицкий, шулай ук NASA астронавты Джонатан Ким кергән.
Кимның очуы МКСка уртак очышлар турында “Роскосмос” белән “NASA” арасындагы килешү нигезендә оештырылачак. Шушы ук килешү буенча “Роскосмос” космонавты Кирилл Песков Американың “Crew Dragon” корабы экипажына кергән. Бу кораб киләсе елның февралендә гамәлгә очачак.
Исегезгә төшерәбез: Сергей Рыжиков беренче тапкыр – 2016 елның октябре-2017 елның апреленә кадәр (озакка сузылган 50нче экспедиция), икенче тапкыр – 2020 елның октябре-2021 елның апреленә кадәр (озакка сузылган 64нче экспедиция) галәмдә булган. Ул барлыгы 358 тәүлек 2 сәгать һәм 25 минут гомерен гамәлдә үткәргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре