Ул хәрби хәрәкәтләрдә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән өчен зур бүләккә лаек булган.
Яңа Чишмә районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Евгенийга хәрби хәрәкәтләрдәге батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Жуков медален тапшырганнар. Хәрби хезмәткәр дәрәҗәле бүләккә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә лаек булган, дип яза “Татар-информ”.
Евгений 2022 елда мобилизацияләнгән. Шул вакыттан бирле махсус хәрби операциядә катнаша. Аңа тапшырылган Жуков медале – дәүләт бүләкләреннән берсе. Ул яу кырында үзләрен күрсәткән хәрбиләргә бирелә.
Исегезгә төшерәбез: 2 сентябрьдән Россия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган хәрби хезмәткәрләр өчен түләү күләме арткан. Хәзер контрактниклар бер тапкыр 2 миллион сумга кадәр алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез