Татарстанның атказанган артисты улын озата: «Исән-сау кайт, улым!»

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллинаның олы улы Илдан армиягә киткән. Мәдинә бу хакта  социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты.

«Исән-сау кайт, улым», – дип язган Мәдинә Гайнуллина видеоларга.

Мәдинә Гайнуллина тормыш иптәше Илдар белән 3 малай устерәләр – Илдан, Вилдан һәм Ризван.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре