Татарстанның элекке вице-премьеры һәм элекке Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов эшендә тагын бер эпизод пәйда булган. “БИЗНЕС Online” хәбәренә караганда, биредә сүз 140 мең сумлык ришвәт турында бара.
Чыганаклар мәгълүматлары буенча, бу акча Фәттахов җитәкләгән муниципалитетның җылылык белән тәэмин итүче оешмага 12 җылылык казанын бушлай файдалануга бирүе өчен, шулай ук әлеге фирманы “канат” астында тоту өчен бирелгән булган. Элекке түрә гаебен танымый.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанның элекке вице-премьеры быел май аенда тоткарланган. Аңың 2018-2020 елларда ришвәт алганлыгы күздә тотыла. Бүген суд Энгель Фәттаховны сак астында тоту срогын тагын 2 айга - 2025 елның 21 гыйнварына кадәр озайткан. Димәк, элекке түрә Яңа елны СИЗОда каршылаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез