Биектау һәм Алабуга районнарында терлекләрдә котыру авыруы буенча карантин керткәннәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән указга кул куйган, дип яза “KazanFirst”.
Документ нигезендә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда котыру авыруы очраклары ачыкланган. Биектау районында – Березовка авыл җирлегенә керүче Олыяз авылында (Ямашев урамы, 17). Алабуга районында – Танай авыл җирлегенең Колосовка авылында (Василькова урамы, 43).
 Карантин вакытында котыру чыганагыннан бер чакрым радиустагы территория хәтәр булып санала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез