Татарстанның рәсми структуралары MAX платформасында каналларын булдырды

Татарстан Республикасы MAX илкүләм цифрлы платформасын актив рәвештә кулланышка кертә. Төбәкнең хакимият органнары, медицина һәм мәдәният учреждениеләре сервиста рәсми каналларын булдырган.

Платформага яңа кушылучылар арасында – Татарстан Республикасы бергәлеге (max.ru/nashtatarstan), Казан мэриясе (max.ru/kzn), ТР башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе (max.ru/kirmos_info), Әлмәт районы администрациясе (max.ru/pressalmet), Түбән Кама бергәлеге (max.ru/nknews), Яшел Үзән районы бергәлеге (max.ru/official_zelenodolsk).

Сервиска шулай ук Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы (max.ru/publicmzrt) һәм ведомство карамагындагы медицина оешмалары – Республика клиник хастаханәсе (max.ru/rkb_tatarstan) һәм Республика балалар клиник хастаханәсе (max.ru/drkb_kazan), Республика клиник офтальмология хастаханәсе (max.ru/rkob_official) кушылган.

Mәдәният өлкәсеннән MAX платформасында Татарстан Мәдәният министрлыгы (max.ru/mincultrt), Әлмәт театры (max.ru/almetteatr), «Казан Кремле» музей-тыюлыгы (max.ru/kazan_kremlin) һәм «Әкият» курчак театры (max.ru/ekiyat) тәкъдим ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре