1 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Белгеч куакларны, яшь агачларны кышка әзерләү турында киңәшләрен бирде
Агроном Хәким Моратов әйтүенчә, суыкка чыдам булмаган роза куакларын, яшь җимеш агачларын календарьга түгел, ә һава торышына карап каплау әйбәтрәк.
-
Яңалыклар
Йод ябыктырамы? Белгеч җавабы
Әтнәдән укучыбыз Айсинә Шакирҗанова: «Йод ябыктыра, дигәч, составында йод булган ризыклардан гына торган диетага утырган идем. Бер көнне, йод ярдәмендә ябыгу зыянлы, дип укыдым. Болай булгач, без ашый торган тоз да, диңгез кәбестәсе дә зыянлы булып чыга түгелме соң?» дип сорап язган.
-
Яңалыклар
Машина йөртүчеләрне бозлавык вакытында юлларда аеруча сак булырга чакыралар
2 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һава температурасы 0 градустан түбән төшәчәк, шуңа күрә юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
-
Яңалыклар
Россиядә кунакханәләргә чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы белән урнашып булачак
Хәзер кунакханәгә урнашканда шәхесне раслау өчен паспорт белән беррәттән чит ил паспортын да кулланырга була. 2026 елның 1 гыйнварыннан шулай ук машина йөртү таныклыгын да күрсәтергә мөмкин. Бу хакта карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
«Ватаным Татарстан» газетасы «Әниләр марафоны»нда катнашырга чакыра
Бүген, 1 ноябрь көнне, традицион рәвештә «Әниләр марафоны» проекты башланды. Быел ул алтынчы тапкыр уздырыла. Катнашучылар 21 көн дәвамында үз аккаунтларында ике көнгә бер тапкыр билгеле бер тема буенча язма куеп барачак.
-
Яңалыклар
Республикада азык-төлеккә бәя артуы күзәтелә
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, узган атнада республикада азык-төлек товарларының яртысына диярлек бәяләрнең артуы күзәтелә. Иң күп бәяләр: икмәк, йомырка, карабодай, помидор һәм бананга арткан. Бу хакта «Реальное время» яза.
-
Яңалыклар
Адвокат бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләнергә тиешлеген әйтте
Бәйрәм яки ял көннәрендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә түләнә. Бу хезмәткәрнең эш хакы фиксацияләнгән булуга яки эш башыннан түләнүгә бәйле түгел. Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан һәм Казахстан дәүләт архивлары уртак проектлар булдыру турында килеште
Төньяк Казахстан дәүләт архивы делегациясе һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Меморандум Казахстан Республикасы делегациясенең Татарстанга рәсми сәфәре барышында төзелде, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән.
-
Яңалыклар
Табиб мәктәп укучыларын ничек итеп дөрес тукландырырга икәнен аңлаткан
Мәктәп укучыларының рационында аксым һәм клетчатка булырга тиеш. Эндокринолог Павел Баранов “Крым 24” телеканалы эфирында шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Красноармейск шәһәре янында вертолеттан төшерелгән махсус операция көчләре төркеме юк ителгән
Россия хәрбиләре Донецк халык республикасында Красноармейск (Покровск) шәһәре тирәсендә Украина Баш разведка идарәсенең махсус операцияләр көчләре төркемен юк иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, Красноармейск шәһәреннән бер чакрым чамасы ераклыкта вертолеттан төшерелгән 11 элиталы хәрбинең барысы да юкка чыгарылган.
-
Яңалыклар
Татарстан Югары суды Ирина Шевыреваның кайнатасын иреккә чыгармаган
Бүген Татарстан Югары суды Ирина Шевыреваның кайнатасы – Станислав Шевыревның кулга алынуына апелляциясен караган, дип яза “Татар-информ”.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүче бер хатын-кыз, интернет аша песи сатып алмакчы булып, акчасыннан коры калган
Казанда яшәүче бер хатын-кыз нәселле мәче баласы сатып алмакчы булган. Интернетта бу җәһәттән белдерү дә тапкан.
-
Яңалыклар
Көнбатышта Украина фронтының җимерелүен әйткәннәр
Украина кораллы көчләре фронт сызыгында Россия армиясе һөҗүменә каршы тору сәләтен җуйган. Британиянең хәрби аналитигы Александр Меркурис үзенең YouTube-каналында шундый фикерен җиткергән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
-
Яңалыклар
Ирина Шевырева үзен үтерү омтылышында гаепләнелүче кайнатасын иреккә җибәрүләрен сораган
Бүген Татарстан Югары суды Ирина Шевыреваның кайнатасы – Станислав Шевыревның кулга алынуына апелляциясен карый.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе көзге-кышкы чорда көнкүрештә гражданнарның иминлеген тәэмин итәргә чакырды
Көзге-кышкы чор башлану белән көнкүрештә гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча кичектергесез бурычлар комплексы торачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.