Ведомство мәгълүматлары буенча, студентлар 61 подъезд кыегын кардан чистарткан һәм алты күп фатирлы йортта яшәүчеләргә ярдәм иткән.
«Минем өчен «Россия студент отрядлары кар десанты» акциясендә катнашу мохтаҗларга ирекле ярдәм дигәнне аңлата. Казанда бик күп кар яуды, шәһәр халкына подъездларга барып җитү бик авыр», - диде Казан аграр университетының II курс студенты Денис Пикулин.
17 февральдә узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров күп кенә яшьләр оешмалары һәм студотрядларның социаль объектлар тирәләрен һәм ишегалларын кардан чистартуда катнашуын әйткән иде, бүгенге көндә дә эш дәвам итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез