Татарстанның Усад бистәсендә яшәүчеләрне сукбай этләр борчый

Лаеш районының Усад авылында биш яшьлек кызга сукбай эт һөҗүм иткәннән соң тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Башкарма комиттагы җаваплы җитәкчеләрнең һәм этләр аулаучы оешманың ничек эшләвен тикшерәләр.

Лаеш районының Усад бистәсендә этләрдән зыян күрмәгән хуҗалык юк диярлек. Кемнеңдер баласын тешләгән, кайберәүләрнең кәҗәсен — сарыгын, кош-кортларын ашаган. Кешеләр бозау кадәр этләрдән качып өйләренә урау юллар аша кайта.

Бу очракта кем җавап тотарга тиеш? Тулырак мәгълүматны ТНВ сюженда белә аласыз.

https://www.youtube.com/watch?v=wpwN2kvlf1g

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре