Тәтеш кафесында 11 яшьлек бала шаурма ашап үлгәннән соң нәрсә табылганлыгын әйткәннәр

Тәтештә шаурма ашап бер бала үлгәннән соң ябылган “Нур” кафесында эчәклек таякчыклары һәм сальмонелла бактерияләре тапканнар. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә шаурма өчен әзерләп куелган продукциядә, тавык итендә, өслекләрдә эчәклек таякчыклары бактерияләре табылган. Бу аш-су әзерләү тенологиясен һәм савыт-саба юу кагыйдәләрен үтәмәү турында сөйли. Чи тавык итенең сальмонелла белән зарарлануы ачыкланган”, – дип белдерелгән ведомствода.

Хәзерге вакытта кафеның бөтен продукциясе юк ителгән. Җәмәгать туклануы оешмасы эшчәнлеге 80 тәүлеккә туктатып торылган. Тикшерү бара.

Исегезгә төшерәбез: 23 августта 11 яшьлек кыз әлеге кафеда шаурма ашаганнан соң вафат булган. Санитар табиблар эпидемиологик тикшерү үткәргәндә кафеда күп таләпләрнең санга сугылмавын ачыклаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре