Татарстанның Тәтеш муниципаль районының Вожжи авылында бер катлы бүрәнә йортта янгын чыккан.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр шәхси йортның түбәсе янганны күргәннәр. Моннан тыш, ялкын гаражга күчкән, янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат тәшкил иткән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын нәтиҗәсендә 74 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре фаҗиганең сәбәбен ачыклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез