«Татнефть» компаниясе нефть чыгару тармагының киләчәге булырлык өметле яшьләрне бер мәйданга җыйды

Яшьләрсез булмый! Әлмәттә бер мәйданчыкта узган традицион Нефть саммитында һәм VI Халыкара нефть һәм газ яшьләр форумында бу фикер еш яңгырады. Быелгы форумда илнең утызлап төбәгеннән һәм дустанә илләрдән килгән 240 студент катнашты. Алты көн дәвамында яшьләр нефть тармагының бүгенгесе белән танышты, киләчәге турында фикер алышты, үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Шул рәвешле «Татнефть» компаниясе нефть чыгару тармагының киләчәге булырлык өметле яшьләр белән бер мәйданда аралашты.

Компания башкаларга үрнәк

Әлмәттә узган Нефть саммитының пленар дискуссиясе илнең ягулык-энергетика комплексы үсеше мөмкинлекләре турында фикер алышудан башланып китте. Иң элек залда утыручылар арасында онлайн тавыш бирү оештырылды. Анда илнең ягулык-энергетика комплексы үсешенә аяк чалырга мөмкин булган төп сәбәпләрне күрсәтергә кирәк иде. Залда утыручыларның күбесе (38 проценты) тармак үсештә булсын өчен кадрлар кытлыгы булдырмау кирәклеген әйтте.

«Татнефть» компаниясе ул яктан башкаларга үрнәк булып тора. Бүген Әлмәттә нефть компаниясенә юл балалар бакчасыннан ук башлана – «Татнефть» компаниясенең белем бирү экосистемасы гамәлдә. Балалар бакчасы һәм мәктәптә башлангыч алган эшчәнлек биш һөнәри көллиятне, Әлмәтнең төп горурлыгы булган Югары нефть мәктәбен үз эченә ала.

Халыкара нефть һәм газ форумында катнашкан яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап биргәндә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов бу хакта үзгә бер горурлык белән сөйләде: (цитата)

«Яшь белгечләрне «Татнефть» кебек компаниягә җәлеп итәр өчен үз-үзең булып калырга кирәк. Компания элек нинди булса, бүген дә шул юнәлештән тайпылмый. Яшьләр өметле. Ә андыйларга, иң беренче чиратта, яңа офыклар, мөмкинлекләр кирәк. «Татнефть» компаниясе моны аңлый һәм барлык шартларны тудыра. Яшьләрне һөнәргә әзерләү кирәк. Безнең команда әнә шуның белән шөгыльләнә дә».

Тәкъдимнәргә игътибар зур

Наил Мәганов тармакта кадрлар кытлыгы булдырмауның тагын бер сере белән уртаклашты.

– Яшь белгеч авызыннан яңгыраган бер генә теләк-тәкъдим дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Без аларның һәркайсын игътибар белән тыңлап, асылына төшенергә тиеш. Бу тәкъдимнәргә салкын карау ярамый. «Татнефть» компаниясенең төп өстенлекләренең берсе әнә шул. Бу, үз чиратында, яшьләрдә дә безнең белән эшлисе килү теләген уята, – диде Наил Мәганов.

Компания генераль директорының сүзләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та куәтләде. Яшь белгеч туган ягында калсын өчен аңа биредә белем алу, яшәү һәм уку өчен тиешле шартлар булырга тиеш, дигән фикердә Рәис. Рөстәм Миңнеханов ул яктан Әлмәтне үрнәк шәһәр дип атады.

– Әлмәт – республикада ни рәвешле хәрәкәт итәргә кирәклекнең ачык үрнәге. Без биредә белем алган студентларга ярдәм итәргә тиеш. Укуларын тәмамлагач, алар биредә калырлык булсын, – диде Татарстан Рәисе.

Форумда катнашкан яшьләр бу уңайдан теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерергә ашыкты. Замана яшьләренә компаниягә җәлеп ителү тагын да кызыклырак булсын өчен читтән торып яки сыгылмалы график белән эшләүне гамәлгә кертү планда юкмы дигән сорау да яңгырады.

– Читтән торып эшләргә мөмкин. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: командада эшләү, остазың белән күзгә-күз карап аралашу бөтенләй башка. Шуңа күрә күбрәк белем, күнекмәләр алу теләгегез булса, читтән торып эшләүдән бигрәк командада эшләргә тырышыгыз, – дип киңәш бирде яшьләргә Наил Мәганов.

Бүген хыял, иртәгә чынбарлык

Эшләү димәктән, Әлмәттә уза торган алты көнлек Нефть һәм газ яшьләр форумы студентларда инде бүгеннән үк компаниядә эшләү теләге уяткан булып чыкты. Һәрхәлдә, «ВТ» хәбәрчесе белән аралашканда аларның һәркайсы күңелләренә әнә шундый теләк кереп оялавын әйтте.

Томск политехника университеты студенты Егор Савинков Азнакай районындагы Актүбә бистәсендә экскурсиядә булганнан соң шундый карарга килгән.

– «Татнефть» компаниясенең балалар, яшьләр белән нинди зур эш башкаруын, аларга ни дәрәҗәдә зур игътибар бирелүен күргәч, шаккаттым. Алар экология, планетага сакчыл карашны балалар бакчасыннан ук тәрбияли. Яшьләргә мондый яхшы мөнәсәбәттә булган, барлык тиешле шартларны тудырган компаниядә эшлисе генә килеп тора, билгеле, – ди.

Самара политехника университеты студенты Виктория Лункова да тормышын нефть һәм газ тармагы белән бәйләвеннән канәгать.

– Мин укырга кергәндә тормышымны нефть-газ тармагы белән бәйләрмен дип күз алдыма да китермәгән идем. Энергия ресурсларын саклау юнәлешен сайладым. Бүгенге форумда әлеге тармакта эшләү теләгем артты гына, – ди ул.

Мәскәү дәүләт университеты студенты Иван Тузов исә форумга велосипедта (!) килгән. Илнең төрле шәһәрләре буйлап велосипедта сәяхәт итәргә яраткан егет Әлмәткә баруын шул рәвешле тарихта калдырырга булган. Түбән Новгородтан Әлмәткә кадәр биш көн килгән сәяхәтче егет яшерми: форумда катнашкан көннәрдә нефтьчеләр шәһәрендә эшләү генә түгел, бирегә күченеп үк килү теләге дә уянган.

– Биредә яшьләргә игътибар урамнардан ук башлана. Минем кебек велосипедта йөрергә яратучылар өчен әнә нинди махсус юллар булдырганнар. Бу да «Татнефть» компаниясе тырышлыгы икән. Компаниянең үзендә дә яшьләр өчен барлык шартлар тудырылган. Киләчәктә үземнең дә шушы компаниядә эшлисем килә. Өйгә әнә шундый хыял белән кайтып китәм, – ди егет.

Бу хыялның тиз арада чынга ашып куюы да бар. Ник дигәндә, форум кысасында ел саен хакатон оештырыла. Анда яшьләр 40 командага бүленеп, теге яки бу мәсьәләне чишү юлларын күрсәтеп, проектлар булдыра. Җиңүчеләр киләчәктә «Татнефть» компаниясендә эшләп, түләүле стажировкалар уза алачак. Иң үзенчәлекле проектларны исә тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре