Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында “Татнефтехиминвест-холдинг” акционер җәмгыяте акционерларының гомуми җыелышы узды. Анда 2024 елга йомгак ясалды, җәмгыятьнең еллык хисабы расланды, Директорлар советы әгъзалары сайланды.
2024 ел өчен гадәти акцияләргә дивидендлар түләмәү, чиста табышны акционер җәмгыятен үстерүгә җибәрү турында карар кабул ителде.
Шуннан соң Директорлар советы һәм ревизия комиссиясе составы сайланды.
“Татнефтехиминвест-холдинг” акционер җәмгыятенең Директорлар советы рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов сайланды. Рафинат Яруллин исә акционер җәмгыятенең генераль директоры итеп расланды.
Шулай ук “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советының 2025-2026 елларга эш планы расланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез