Тәвә кошы

Беләсезме, тәвә кошы ни өчен башын комга тыга? Белмисез?! Мин дә белмим. Чөнки гомеремдә дә тәвә кошы үстергәнем юк.

Үстереп тә булмыйдыр кебек. Безнең якта хәтта ком да юк. Әгәр башын тыгарга теләсә, монда ул муенын сындырыр иде. Җир каты чөнки, кайбер урыннарда көрәкне дә кагып кына кертмәле. Ә бәлки безнең якта булса ул башын беркая да тыгарга теләмәс иде. Киресенчә, аны югары чөеп, урман-тауларның матурлыгына сокланып, шушы җирдә туып үскәненә горурланып йөрер иде. Әнә казлар да, үрдәкләр дә шулай итә бит. Йомырканы тишеп чыгуга, бераз һуш җыеп торалар да, үзләренең кайда икәнен аңлагач, томшыкларын күккә чөеп, горур атлап китәләр. Бераз тернәкләнгәч, елга буена төшәләр. Анда су гына түгел, комлык та бар. Тик бер генә бәпкә дә башын комга тыкмый. Шулай итсәм, тәвә кошы кебек зур үсәрмен дигән уй берсенең дә башына килми. Башыңны комга тыгарга ярамавын бездә хәтта каз бәпкәсе дә белә.

Баш кадерле нәрсә инде ул, чөнки тереклек ияләренең җанын фани дөнья белән тоташтыра торган аппаратураларның барысы да шунда урнашкан. Борын, мәсәлән. Кулыңа аласың, авызыңа кабарга телисең... Адәм баласы гомер буена үз тамагы, шуны тутыру өчен тарткалаша. Авыз ул – тапкан-юнәткәнеңне әнә шул тамакка озату порталы. Вәт, авызыңа кабарга телисең... Ә борын шундук югарыга СМС җибәрә: «Стоп! Моннан сасы ис килә, әллә нәрсә булмагае...» Ә тегендә барысын да хәл итәләр... Яки колак... Менә дөнья буйлап ниндидер аваз очып бара. Шап! Колак моны сканер аша уздыра да югарыдагы лабораториягә җибәрә. Тегендә анализлыйлар, карар кабул итәләр... Яки күзләр... Яки... Кыскасы, баш – кеше өчен бик мөһим нәрсә.

Тәвә кошының башын комга тыгуы да шуңа бәйледер, димен. Кояш кыздыра менә, башка куркыныч яный, чөнки ул югарыда. Һоп, башыңны комга тыктың – җиләсләнеп калды. Яки ниндидер куркыныч җәнлек китеп бара, синең гадидән гади тәвә кошы гына икәнеңне белеп калса, шундук һәлак итәчәк. Ул инде якында гына, менә-менә килеп җитәр. Һоп, башыңны комга тыктың – танымады. Убырлы карчык йорты, дип узып китте. Яки менә ниндидер бүтән тәвә кошына тап булдың. Үзеңнән дә остарак: син бер аягыңны күтәргәнче, ул әллә кая җитә. Ә салган йомыркасы синең төшеңә дә керә алмый, чөнки төшеңә дә сыярлык түгел. Хәтта хыялыңа да сыймый. Ә матурлыгы... Күзнең явын алырлык, соклангыч инде шундый... Көнләштерә заразы. Нишләп ул шундый да син бөтенләй бүтән?!. Югыйсә барыгыз да Ходай балалары бит инде. Тәвә кошы. Көнләшү тойгысы җанны тырный, чыдар әмәл юк. Болай барса, әле акылыңнан да шашуың бар. Һоп, башыңны комга тыктың – теге хозурлык күренми башлады. Ә күренмәгән нәрсә ул юк кебек. Рәхәт инде шундый. Дөньяның үзеңә ошамаган күренешләреннән котылу өчен башыңны комга тыгарга кирәк. Шул чакта бөтен проблемалардан котыласың, тормышның иң катлаулы мәсьәләләре дә үзлегеннән чишелә. Тәвә кошлары белән әнә шундыйрак тойгы идарә итәдер кебек.

Кешеләрне дә бит кошларга охшаталар. Кайберләрен, бөркет, диләр, кайсын – сандугач, кайсын – карлыгач... Торналар да, чыпчыклар да, чәүкәләр дә – берсе дә калмаган. Тәвә кошлары да бар инде. Үз башын гына күреп, үз башын гына кайгыртып, үз башын гына саклап яшәүчеләр... Башлары гел исән-сау килеш, хәтта бер тапкыр да кулланылмаган килеш сакланса да, бераз кызганыч инде алар. Язмышлары бик җиңелдән түгел шул... Бер хакыйкате бар бит тормыш арифметикасының: башын комга тыгучы һәрвакыт дөньяга артын күрсәтә.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре