Мошенниклар, яңадан-яңа алдау ысулларын табып, халыкны төп башына утыртуын дәвам иттерә. Күптән түгел илнең Эчке эшләр министрлыгында соңгы арада аеруча популяр булган алдау ысулларын атадылар.
QR-код аша. Соңгы арада күпләрнең үзәгенә үткән самокатлар аркасында да мошенник корбанына әверелергә мөмкин хәзер. Мошенниклар урамда торган самокатка ялган QR-код ябыштыра. Кеше, шуның аша кереп, самокат өчен түләргә уйласа, кырыгалдарлар аның турында бөтен шәхси мәгълүматны кулына төшерәчәк. Мошенниклар аны, үз чиратында, микрозаем рәсмиләштерү яки кеше исеменә кредит алу өчен файдаланачак. Хокук сакчылары, гомумән, теләсә кайсы куар-код белән эш иткәндә сак булырга куша. Шикле тоелган QR-кодлар аша түләргә ярамый, дип кисәтә алар.
Матурлык вәгъдә итеп. Соңгы арада мошенниклар гүзәл затларның «Телеграм» битенә матурлык салонына чакыру юллый башлаган. Фәлән процедурага модель кирәк, бар да бушлай, урыннар гына чикле, шуңа ашыгырга кирәк, янәсе. Моның өчен махсус сылтама аша кереп, теркәлү узарга куша алар. Болар бар да кеше турында бөтен мәгълүматны кулга төшерү өчен эшләнә, билгеле. Монда да шул ук гади генә кагыйдәләрне истә тотарга: таныш булмаган сылтамалар аша кермәскә, матурлык хезмәтләре күрсәткән оешмаларның лицензиясен сорарга, алар турындагы кайтавазлар белән дә танышырга кирәк.
Тавышны урлап. Яшерен-батырын түгел: бүген кешенең ярты гомере интернетта, социаль челтәрләрдә утырып уза. Мошенниклар үз чиратында моннан оста файдалана. Соңгы арада алар кешеләрнең социаль челтәрләргә куйган видеолары аша тавышларын урлый башлаган. Бу эштә алар ясалма фәһемне куллана. Аннары шул тавыш ярдәмендә кешенең туганнарыннан «бәлагә тарыдым» дигән сәбәп белән акча сорыйлар. Якынының тавышын ишеткән кеше бу капкынга бик тиз каба, билгеле.
Карта «онытып». Мошенниклар банкомат тирәсендә кылынган җинаятьләрне дә төрләндереп тора. Соңгы арада алар банкомат янында картасын «онытып» калдыра башлаган. Кеше шул банк картасын табып, банкомат аша шуннан акча алмакчы була икән, кырыгалдарларга бу хакта хәбәр килә. Алар корбанына шалтыратып, бу хакта полициягә хәбәр итү белән яный башлый яки акча таләп итә. Шуңа күрә банкоматта карта табасың икән, аның ярдәмендә бернинди финанс операциясе дә башкарырга ярамый, дип кисәтә хокук сакчылары. Хәтта банк картасында күпме акча барын тикшереп карау да җинаять булып бәяләнергә мөмкин.
Евгений Касперский, «Касперский лабораториясе» җитәкчесе:
– Соңгы арада мошенниклар тулысынча диярлек мессенджерларга күчте. Бүген алар халыкны күбрәк «Ватсап», «Телеграм» кебек кушымталар аша алдый. Мошенниклар мессенджерлар аша шикле хәбәр, сылтамалар җибәреп кенә калмый, кешегә турыдан-туры шалтырата да. Узган ел шул рәвешле ил халкының 60 проценты белән элемтәгә кергәннәр. 2023 елда бу сан 43 процент тәшкил итә иде.
Сүз уңаеннан, Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта интернет һәм телефон аша эш итүче мошенникларга каршы көрәш турында закон кабул итте. Анда 21 төзәтмә кертелгән. Аларнын берсе шикле онлайн-түләүләрне генә түгел, банкоматтагы сәер операцияләрне дә чикләүне күздә тота. Моннан тыш, яңа закон проекты нигезендә банк, кеше исеменә кредит рәсмиләштерер алдыннан иң элек аның берәр ышанычлы кешесенә шалтыратып, операцияне раславын сорарга тиеш булачак. Монысы барыннанда бигрәк өлкәннәр арасында алданучылар санын киметү өчен эшләнә. Яңа закон нигезендә, сим-карталарны да өченче затка бирү тыела.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез