Газетага язылу

«Театральное Приволжье» фестиваленең афишалар бәйгесенә заявкалар кабул итү төгәлләнә

2025-2026 елгы сезонда “Театральное Приволжье” балалар һәм яшьләр театр коллективларының округ фестивале иң яхшы афишасы яки плакаты бәйгесендә (VII сезон) катнашуга заявкаларны кабул итү 22 февральдә төгәлләнә.

Бәйге 22 гыйнварда башланган. Ул фестивальне популярлаштырырдай иң әйбәт афишалар булдыруга юнәлдерелгән. Финалга чыгучыларның чыгышлары сурәтләнгән видеолар   рәсми сайтына урнаштырылган.

Фестивальдә һәм афишалар бәйгесендә җиңүчеләр 27 март – Театр көнендә Ижевск шәһәрендә игълан ителәчәк. Исегезгә төшерәбез: бәйгедә Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүче 6 дан 30 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала.

Югары дәрәҗәдә эшләнгән рәсемнәр яки компьютер графикасындагы проектлар кабул ителә. Заявкалар сайтының “Конкурс афиш” бүлегендәге форма аша онлайн тапшырыла. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр, махсус призлар тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан рәссамы – Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Яна Попеско “Театральное Приволжье” фестиваленең V сезонында иң яхшы афиша яки плакат буенча яшьләр номинациясендә җиңгән иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре