"Тел ул – белемгә ачкыч, акылга баскыч"

Инглиз, француз, рус телләрен өйрәнүчеләр булыр. Бәлки казах, кыргыз, үзбәк татар телләре белән дә кызыксынучылар табылыр. Әмма ана телебезне бездән дә яхшырак белүче булмас, чөнки ул безнең каныбызга сеңгән, буыннан буынга мирас булып килгән. Шуңа күрә тел сагында торырга кирәклекне бер мизгелгә дә онытмыйк.

Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә үткәрелгән «Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» халыкара фәнни форумда бу фикерне Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең архитектура һәм сәнгать институты генераль директоры Саламзадә Әртәгин Абдул Ваһаб улы җиткерде. Әлеге чара үзара кыскартылып кына ИЯЛИ дип йөртелгән Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 85 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Мондый киң масштаблы халыкара форум ни өчен нәкъ менә Казанда булды? Бу сорауга җавап бер генә: институт үзенең юбилеен күркәм нәтиҗәләр белән каршылый, ул эш-гамәлләре белән башкаларга да үрнәк. Белгечләр әйтүенчә, 1993 елда оештырылган Татарстан Фәннәр академиясенең нигезендә нәкъ менә шушы институт ята. Моннан тыш ИЯЛИ берничә фәнни-тикшеренү институтына да нигез салган. Әнә шуңа күрә дә Татарстан Фәннәр академиясе өчен тел, әдәбият, сәнгатьне үстерү – беренче чиратта торган юнәлешләр. Бу хакта Академия президенты Рифкать Миңнеханов та искәртте:

– Гуманитар юнәлешкә төп игътибар бирелүне дөрес карар дип саныйм, – диде ул. – Чөнки тел, әдәбият, мәдәният, сәнгать – милләтне саклап калуда төп инструментлар. Бүгенге көн өчен бик мөһим булган патриотик тәрбия мәсьәләсе дә шушы өлкәдә хәл ителә.

Институтның Россия төбәкләре, якын һәм чит илләр галимнәре белән тыгыз аралашуы – гадәти күренеш. Элек-электән аның бигрәк тә төрки халыклар белән элемтәләре нык. Бу юлы да тәҗрибә уртаклашырга дип, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Азәрбайҗаннан, Кыргызстаннан, шулай ук Россия төбәкләреннән килгәннәр иде. Казахстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Аэузов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать  институты директоры Кинжехан Матыжанов хәтта әйтергә теләгән фикерләренең күбесен казах телендә генә яңгыратты. «Без – бер рухта яшәүче халыкбыз. Сизәсездер: бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Институтка бирелгән исем дә казахлар өчен бик кадерле. Галимҗан Ибраһимов – безнең классик язучыларыбызның остазы», – дигәч, зал гөрләтеп кул чапты. Өч көнгә сузылган семинарларда галимнәр нәкъ менә киләчәктә ничек хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен хәл иттеләр дә инде.

– Бүгенге форум кебек зур чаралар безгә фәнни элемтәләр урнаштырырга, хезмәттәшлек җепләрен киңәйтергә, шулай ук күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренең, татар әдәбияты классикларының әсәрләрен мәңгеләштерергә ярдәм итә, – диде институт директоры Илгиз Халиков. – Галимнәребезнең Россия төбәкләре, ерак һәм якын чит илдәге коллегалары белән дә тыгыз элемтәдә яшәвенең сәбәбе дә бар: милләттәшләребезнең бары тик өчтән бер өлеше генә Татарстанда яши. Ә институтның фәнни-тикшеренү дөньясы барлык татарларны үз эченә ала.

Илгиз Халиков шулай ук татар мәгърифәтчеләренең: «Бер төркем халыкның милләт булып җитешүе өчен теле, әдәбияты булу гына җитми, аның фәне дә булырга тиеш», – дигән сүзләрен дә җиткерде. Фән ул – тикшеренү эшләре, татар теленә, әдәбиятына, сәнгатенә дөнья күләмендә дөрес бәя бирү, башка телләр белән элемтәсен ныгыту, әдәбият классикларының әсәрләрен тикшерү, аларны тарихи вакыйгаларга бәйләп карау. Боларның барысы да – галимнәр эше. Бу яктан институт хезмәткәрләренә тел-теш тидерерлек түгел.

Институтның  төп казанышлары:

  1. Беренче тапкыр татар телендә 3 томлы «Татар грамматикасы», 3 томлы «Татар лексикологиясе», 3 томлы «Татар әдәби теле тарихы» хезмәтләре дөнья күрде. Хәзерге вакытта беренче тапкыр «Татарская лексикология», «История татарского литературного языка» һәм «История татарской литературы» кебек рус телендәге күптомлы проектларны эшләү һәм бастыру тормышка ашырыла.
  2. Татар әдәбияты тарихы үзенчәлеген өйрәнү 8 томлы «Татар әдәбияты тарихы», Габдулла Тукай энциклопедиясе, Габдулла Тукай әсәрләренең 6 томлы, Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы, Гаяз Исхакый әсәрләренең 15 томлы академик басмаларында урын алды.
  3. Татар телендә 25 томлы «Татар халык иҗаты» тупланмасы төзелә. Рус телендә «Татарское народное творчество» җыелмасы төзелеп килә. Хәзерге вакытта әлеге хезмәтләрнең 9 ар томы дөнья күрде.
  4. Татарстанның сәнгать тарихын өйрәнүнең, аны төрки дөнья контекстында тикшерүнең яңа концепциясе эшләнде.
  5. Соңгы 5 елда 20 дән артык сүзлек әзерләнде һәм нәшер ителде. 2023 елда татар теленең 6 томлы аңлатмалы сүзлеге Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә лаек булды.
  6. «Туган тел (татар теле)» һәм «Туган әдәбият (татар әдәбияты)» предметлары буенча уку-укыту һәм методик комплекслар эшләнде. Алар дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде. «Сберкласс» электрон белем бирү платформасы, «Моя школа» белем бирү системасы өчен онлайн дәресләр, видеопрезентацияләр, методик кулланмалар эшләнде, «Мәгърифәт» медиаплатформасы булдырылды.
  7. 2018 елда Фәннәр академиясенең рәсми сайтында «ТАТЗЕТ» электрон ресурсы булдырылды. Анда 50 дән артык басманы үз эченә алган сүзлекләрнең электрон фонды, Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы, Татар диалектлары атласы һәм башка проектлар керә.

Әйтергә кирәк, эшләнгән һәм эшлисе эшләрне санап бетерерлек түгел. Монда күрсәтелгәннәр бары тик бер өлеше генә. Хәзерге вакытта бигрәк тә гарәп шрифтында язылган кулъязма әсәрләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен академиядә кирәкле шартлар тудырылган.

Сан

Бүген институтта 8000 берәмлек кулъязма китап исәпләнә. Шуларның 30 процентына реставрация кирәк. Гарәп графикасы белән басма китаплар – 2000 берәмлек.  Тарихи мирасны киләчәк буыннарга җиткерү өчен лаборатория төзү күздә тотыла. Институтта күп еллар буена «Фәнни Татарстан» дип аталган журнал да чыгып килә. Бу исә галимнәрнең эш-гамәлләре, фән өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Әлбәттә инде, аралашу өчен төрле чаралар кулланыла. 85 ел эчендә институтта 300 дән артык конференция үткәрелгән. Кандидатлык, докторлык диссертацияләре якларга да мөмкинлек тудырылган.

– 85 ел ул 85 баскыч кебек. Әмма бу – үтелгән юл. Безнең бурыч – булган мирасны саклау һәм яңаларын ачыклау, – диде Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. – Шушы чор эчендә күпме исемнәр, вакыйгалар, ачышлар булган. Киләчәккә иң зур теләк – нәкъ менә Россия составында Татарстанның мирасын арттыру. Бу бүген илебезнең куәтен үстерү өчен бик тә кирәк.

Илебезнең куәте дигәндә, бу, мөгаен, беренче чиратта мәгариф өлкәсенә карыйдыр. Татарстан фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин да шундый фикердә.

– Институт эшләгән татар теле һәм татар әдәбияты дәреслекләрен федераль исемлеккә кертә алдык. Бу – безнең өчен бик зур казаныш, – диде ул.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов исә ИЯЛИ белән бербөтен булып хезмәттәшлек итүләрен раслады.

– Кайсы гына дәреслекне, монографияне, кандидатлык яки докторлык диссертациясен алма, ике оешманың да өлеше кергән була. Авторы безнеке булса, бәяләүчеләре – институтныкы. Яки киресенчә булырга мөмкин. Яшьләр белән эшләгәндә дә без академия белән тыгыз элемтәдә. Фәнни хезмәтләрне яклаганда башта академия белгечләре белән киңәшләшәбез, яшьләргә юлны бергәләп ачабыз, – диде ул. Димәк, форумда яңгыраган, гуманитария – барлык фәннәрнең дә нигезе, дигән гыйбарә юктан гына килеп чыкмаган дигән сүз бу.

Белешмә

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – татар филологиясе, фольклоры, сәнгате мәсьәләләрен тирәнтен һәм бар яклап өйрәнә торган академик учреждение.

Институт ТАССРның Халык комиссарлары советы карары һәм республика Мәгариф халык комиссариатының 1939 елның 7 октябрендәге боерыгы белән оештырыла. 1946 елны ул СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы составына керә. 1993 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе составында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре