Telegram социаль челтәрен татарчалаштыру эше төгәлләнгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган журналистлар очрашуында билгеле булды.
Telegramның интерфейсын хәзер татар теленә күчерергә мөмкин. Бу – туган телне санлы киңлекләрдә популярлаштыру өчен мөһим адым, дип саный әлеге эшне башкаручылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: татарчалаштыру эше бюджет акчасын җәлеп итми генә гамәлгә ашырылды. Бу проект белән волонтерлар шөгыльләндер дияргә мөмкин. Эшне күп өлешен Илгиз Җиһангиров башкарган. Интерфейсны тәрҗемә иткәнче ул программа тәэминаты, өстәл уеннары һәм спорт турында мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән.
Бу сылтама белән татар телендәге Telegramны телефоннарга йөкләргә мөмкин
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез