Ике арада элемтә өзелми. «Ватаным Татарстан» редакциясе ярты ел саен укучыларын сөендерүне дәвам итә. Билгеле булганча, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан икенче яртыеллыкка газетабызга язылучылар арасында 80 бүләк уйнаттык. Аларны көнендә үк тапшыра башладык. Бу атнада бүләк отучылар белән редакциядә очраштык.
«Халыкчан сез!»
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев безнең коллектив турында шулай ди.
– Бердәм сез, ачык күңелле. Бай тарихлы, 108 ел нәшер ителә торган газетада эшлисез. Укучыларыгызны сөендерәсез. Киләчәктә тә шулай матур итеп эшләргә язсын! – диде ул бүләк тапшыру тантанасында.
«ВТ»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин лотереяда катнашучылар арасында күпләрнең үз квитанциясен почта аша җибәргәненә игътибар итте:
– Димәк, хатлар алышу әле бетмәгән, элемтәләр өзелми. Безне бу яртыеллыкта 12 меңнән артык кеше укый. Алга таба да газета укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап табып, аларга кирәкле язмалар белән сөендерергә насыйп булсын!
Бәхет эше
Иң зур бүләк хуҗасы Казанда яшәүче Рәмзия апа Читнеева телевизорлы булуына әле дә ышанып бетә алмый. Бүләк алыр алдыннан телевизор салынган тартманы да селкетеп карады хәтта.
– Ышанмаслык та бит. Минем кебек гап-гади идән юучыга телевизор чыксын әле?! Баш мөхәррирегез, газетага язылмыйсызмы, бүләкләр уйнатабыз, дигәч кенә ризалашкан идем. Әле ул чакта, телевизоры эләксә генә язылам, дидем. Кем уйлаган аны? Үз-үземә яхшы теләк теләп, бүләк оттым. Әлбәттә, тагын язылачакмын, – диде ул.
«Әтигә – велосипед, миңа – үлчәү»
Узган яртыеллыкта төп бүләк велосипедны откан Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында гомер итүче Рәис Әхмәтҗановка бу юлы да бәхет елмайды. Аларга дигән бүләкне Казанда яшәүче кызлары Лилия Әскәрова килеп алды.
– Әти белән әниемнең үзләренең дә сезнең янга киләсе килгән иде. Яшьләре зур. Аннары Минзәлә белән Казан арасы да якын түгел. Шуңа күрә алар миңа, барып ал инде, диделәр. Әти әле бу юлы, бүләге сиңа булсын, кызым, дип тә сөендерде, – ди Лилия. – Газетага язылу көннәре тәмамланыр вакыт җиткәч кенә язылган идек. Барыбыз да бик яратып укыгач, инде хәзер тормышыбызны «ВТ»сыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Алга таба да укучыларыгыз күп булсын.
Зәйдә – урак өсте, мамадышлылар – ялда
Зәй районының Пусташит авылында яшәүче Зөлфия Батаева тузан суырткыч откан иде. Кызганыч, укытучы ханым Казанга килеп җитә алмады.
– Шулкадәр Казанга барасым, сезне күрәсем килгән иде. Насыйп булмады. Ирем дә, улым да комбайнда. Урак өстенең иң кызган чагы бит! Үзем генә юлга чыкмадым инде. Сезгә чиксез рәхмәтемне җиткерәм, – дип шалтыратты ул.
Мамадыш районының Түбән Яке авылында Рузилә Низаметдинова электр киптергече откан иде. Алар гаиләләре белән ял итәргә китеп барган.
– Бик тә күңелем булды. Көтелмәгән җирдән килгән бүләк аеруча кадерле инде ул, – ди Рузилә. – Татарстанга кайткач, беренче эш итеп, гаиләбез белән редакциягә үзебез киләчәкбез. Газета озын гомерле булсын. Анда эшләүче барлык хезмәткәрләргә иҗат уңышлары телим.
Берсе әле бетмәде, инде икенчесенә әзерләнәбез. Редакциябез укучыларын алга таба да сөендерәчәк. Бергә булыйк, бер-беребезне сөендереп торыйк!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез