Террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә бер ел эчендә өч меңнән артык кеше эләккән

Росфинмониторинг 2024 елда террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә 3 меңнән артык кешене керткән, аларның 2 меңнән артыгы террорчылыкка һәм 900дән артыгы экстремизмга катнашы бар, дип хәбәр итә РИА Новости ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән.

"2024 елда экстремистик эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашы булган оешмалар һәм физик затлар исемлегенә 3165 физик зат кертелгән, шуларның 2248е террорчылыкка катнашы булган затлар һәм 917е экстремистик юнәлештәге җинаятьләр кылган затлар", - диелә хәбәрдә.

Террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кергән кешеләргә массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү, интернетта мәгълүмат урнаштыру, кеше күп җыела торган чаралар оештыру, сайлауларда катнашу һәм салымнар, хезмәт хакы һәм зыянны каплауга тотыла торган түләүдән тыш башка финанс хезмәтләреннән файдалану тыела.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре