Гөмбә чоры башлангач, агуланучылар саны да арта. Күпләрнең яраткан шөгыле баш бәласенә әверелмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга? Гөмбә белән агуланган очракта нишләргә?
Табиб-диетолог Индира Гыймалтдинова шул уңайдан киңәшләрен бирде.
- Гөмбәне кәрзингә җыюдан да яхшысы юк. Пакет, капчык, чиләкләрдә ул тиз бозыла. Аннары гөмбәне юл кырыйларында, сәнәгать объектлары янында җыярга ярамый. Шәһәрдән читтә урнашкан, чиста урынны сайлагыз.
- Гөмбә җыйганда аны тешләп карарга ярамый! Беренче карашка көлке тоелса да, күпләр нәкъ шулай эшли. Бигрәк тә ал гөмбә җыярга яратучыларга хас бу. Күпләр аны чи килеш тә ашарга ярый, дип саный. Чынлыкта исә аны өлешчә генә булса да термик эшкәртергә кирәк. Чи килеш ашап агулануың бик мөмкин.
- Базардан сатып алынган гөмбәләр дә куркыныч. Анда сезгә гөмбәнең кайдан кайчан җыелганын аңлатып торучы булмаячак. Агуланмаячаксың дигән гарантия дә юк. Шуңа күрә үзе гөмбә җыя белмәгән кеше аны кибеттән сатып алса, ышанычлырак.
- Гөмбәне җыйган көнендә үк эшкәртергә кирәк. Шуннан да артык торса, ашарга яраклы гөмбә дә агулыга әйләнергә мөмкин.
- Агулы гөмбә ашаган кешенең, гадәттә, ярты сәгатьтән хәле авырая. Әмма кеше үзен 2–3 сәгать узгач кына да начар хис итә башларга мөмкин. Андый чакта селәгәй торган саен күбрәк бүленеп чыга башлый, саташу, галлюцинация булырга мөмкин, күрү начарая, яшь агарга тотына. Кеше тамак кибүдән дә зарланырга мөмкин. Гөмбә ашап агуланганда, тир бәреп чыга, йөрәк тибеше начарлана.
- Гөмбә белән агуланганда, вакытында чарасын күрергә кирәк. Кешегә тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, ашказаны, бавыр, эчәклек кебек мөһим әгъзалар зарарланырга, кеше сукыраерга, хәтта үләргә дә мөмкин.
Гөмбә ашап агуланган кешегә беренче ярдәм
- Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
- Табибларны көткәндә, агуланучыга 5–6 стакан кайнатылган су яки алсу марганцовка төнәтмәсе эчертеп костырырга кирәк. Бер аш кашыгы тозны бер стакан суда болгатып эчертергә дә мөмкин. Активлаштырылган кара күмер эчәргә дә була.
- Аяк-кулларны, тәнне җылыта торган җайланмаларны кулланырга кирәк. Эч йомшарта торган дару, клизма ясау да ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез