Моннан тыш, гражданнар коммуналь хезмәт күрсәтүчегә дәгъва хаты юллый ала. Бу хакта РИА Новости Роспотребнадзор мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, җылыту сезоны башлану белән күпләр җылылык бирүдә өзеклекләр яки температураның билгеләнгән нормативларга туры килмәү проблемасына юлыга. Хөкүмәт карары нигезендә, җылылык бөтен сезон дәвамында тәүлек буе бирелергә, ә тәнәфесләрнең рөхсәт ителгән вакыты катгый рәвештә чикләнергә тиеш.
Мәсәлән, тәнәфесләр аена барлыгы 24 сәгатьтән, торак бүлмәдә һава температурасы +12..+18 градус булса - 16 сәгатьтән, +10..+12 градус булса - 8 сәгатьтән, +8..+10 градус булса 4 сәгать артмаска тиеш.
Роспотребнадзорда искәртүләренчә, торак бүлмәләрдә температураның +18 градустан, ә почмак бүлмәләрдә +20 градустан да түбән булмавы шарт. Кыш аеруча салкын килгән районнарда бу күрсәткеч + 20 һәм +22 градуска кадәр арта.
Җылылык сыйфатсыз бирелгән очракта, әлеге хезмәт өчен түләү күләме түләүдән тулысынча азат ителүгә кадәр киметелергә мөмкин. Проблеманы теркәү өчен авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә, коммуналь хезмәт күрсәтүчегә гариза яки дәгъва хаты юлларга, шулай ук тикшерү турында акт төзүне таләп итәргә кирәк.
Әгәр идарәче компания бернинди дә чара күрмәсә, гражданнарга зыянны түләтү һәм әхлакый зыянны компенсацияләү өчен Дәүләт торак инспекциясенә яки судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез