Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык мөселманнарга тиешсез урыннарда намаз укырга ярамавы турында төбәкләрнең “колагына” киртләп куйган. Бу хакта “Царьград” яза.
“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” закон нигезендә, дини йолалар, өйдә яки махсус билгеләнгән урыннарда башкарылырга тиеш.
Тиешсез урында намаз уку рөхсәтсез митингка чыгуга тиңләштерелә. Моның өчен беренче тапкыр кагыйдә бозучыга – 20 мең сумга кадәр, икенче тапкырында – 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Федераль агентлык барлык дәрәҗәләрдәге хакимиятләрдән кагыйдәләрне һәм аларны бозуның нәрсәгә китерәчәген аңлатуны сорый.
Вологда шәһәрендә православие храмында намаз укуга бәйле күңелсез хәл мондый искәртүнең сәбәбенә әйләнгән булырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез