Тимәсәң дә, йога: тычкан бизгәге турында ниләр белеп торырга кирәк?

Бакча, печән эшләре кызган чорга аяк бастык. Шушы чорда тычкан бизгәге йоктыру куркынычы да арта. Әлеге чирне җиләк җыярга барган җирдән дә эләктереп кайтырга мөмкин, дип кисәтә табиблар. Тычкан бизгәге турында без ниләр белеп торырга тиеш?

Табиб-инфекционист Илсөя Заһирова тычкан бизгәге турындагы иң киң таралган фикер-киңәшләргә ачыклык кертте.

  1. Тычкан бизгәге авыру тычканга кагылсаң гына йога. Юк, бу чир, нигездә, кеше организмына һава, тузан аша эләгә. Тычкан үзенең төкереге, бәвеле, нәҗесе аша чирне туфракка, суга, ашау ризыкларына да йоктыра ала. Юылмаган пычрак кул белән ашау, бакчадан юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш өзеп кабу, авыру тарата торган җәнлеккә кагылу, калган азык-төлекне термик яктан эшкәртмичә ашау аркасында кешене аяктан ега ала. Геморрагик бизгәк тәндәге яраланган, җәрәхәтләнгән урыннар, тычканнар хуҗа булган салам, печәнгә кагылып китү аркасында да пәйда булырга мөмкин.
  2. Тычкан бизгәге бакчада эшләгәндә йога. Алай гына түгел. Бу чирне урманда эшләгәндә, урман-кырларда җиләк, гөмбә җыйганда, табигатьтә ял иткәндә дә йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармакларында эшләгән кешеләргә, бигрәк тә тракторчы, машина йөртүче кешеләргә җәйге-көзге чорда аеруча сак булырга кирәк. Ник дигәндә, тычкан бизгәген, иң беренче чиратта, нәкъ менә алар йоктыра. Бөер авыруларыннан интеккән кешеләргә дә сак булу хәерле.
  3. Бу чир кешедән кешегә йога. Юк, йога алмый. Әлеге чир белән бер тапкыр авырган кешедә гомерлек иммунитет формалаша. Аны кабат йоктыру ихтималы юк дәрәҗәсендә.
  4. Тычкан бизгәге дәвалауга бирешә. Бер шарт белән: вакытында чарасын күрсәң генә! Юкса, тычкан бизгәге аркасында кешенең каны агуланырга (сепсис), үпкәсе кабарырга, башына кан саварга, бөере эштән чыгарга мөмкин. Тычкан бизгәге үлем-китем белән дә тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә чирнең беренче билгеләре күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белеп тор!

– Тычкан бизгәгенең беренче билгеләре салкын тиюгә охшаш: 39–40 градуска кадәр температура күтәрелә, калтырата, туңдыра башлый. Кешене ютәл, баш авырту, буыннар сызлау, авыз кибү кебек билгеләр дә борчырга мөмкин. Андый чакта еш кына бит һәм муен кызара, тәнгә, бигрәк тә җилкә, күкрәк турысында таплар пәйда була. Тычкан бизгәге вакытында кешенең күзенә кан саварга, биле сызларга, кан басымы төшәргә дә мөмкин.

– Кече йомыш белән сирәк йөри башлау да – бу чиргә хас үзгә билгеләрнең берсе. Гомумән, бу чир кешенең бәвел системасына зыян сала, бөерләрнең эшчәнлеген боза.

– Чир үзен, гадәттә, вирусны йоктырганнан соң 7–25 көн үткәч кенә сиздерә башлый. Кайбер очракларда ул 40 көннән соң гына пәйда була.

Тычкан бизгәгеннән саклану өчен

– Урманнарга барганда шәхси гигиена кагыйдәләрен истән чыгармагыз. Ашыйсы ризыкны, ул салыначак савыт-сабаны үләнгә, агач төпләренә куярга ярамый. Моның өчен үзегез белән махсус җәймә яки клеенка алып барыгыз.

– Бакчада эшләгәндә, йорт, каралты-кура, сарай, гараж кебек урыннарны җыештырганда резин пирчәткә кияргә онытмагыз. Андый эшләр вакытында аягөсте ашарга, авызга ризык кабарга да киңәш ителми. Бу кагыйдәне салам, печән өйгәндә, агач эшкәрткәндә, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш җыйганда да истән чыгармагыз.

– Бакча, каралты-курада чүп җыеп яткырмагыз.

– Йортка тычкан керә алырлык тишек-тошыкларны да томаларга кирәк.

– Азык-төлекне дә кимерүчеләр үтеп керә алмаслык җирдә сакларга, ашар алдыннан аларны яхшылап юарга кирәк. Суны исә кайнатып эчү хәерле.

– Табигатьтә куаклар үсмәгән, коры җирдә тукталырга кирәк. Җәен печәнлек, салам эскертендә йоклау да киңәш ителми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре