Газетага язылу

«Токмач ашларын бургерлар алыштырмасын иде»: Казанда аш-су осталары очрашуы узды

«Токмач ашларын бургерлар алыштырмасын иде»: Казанда аш-су осталары очрашуы узды

Казанда “Табын күрке–ризык” дип аталган аш-су осталары очрашу узды.

Әлеге чараны аш-су остасы Райлә Ахунова уздырды. Милли ризыкларыбызны пешерүче, табыннарны матур итеп бизәүче кызларны бергә җыйды ул. Әлеге кызлар – аның укучылары. Райләнең максаты – Татарстанның төрле төбәкләрендә гомер итүче уңган хуҗабикәләрне берләштерү. 

– Токмач ашларын – том-ям, өчпочмакларыбызны бургерлар алыштырмасын иде. Шуңа да яшьләрне үзебезгә тартасы килә. Әмма алар хәзер плитә янында бик тормый. Бу - заман таләбе. Аларның акча эшлисе, ипотека, кредит түлисе, бала тәрбиялисе, карьера ясыйсылары бар. Әнә шуңа да безнең хезмәткә ихтыяҗ зур. Әгәрбез аларны үзебезгә тарта алсак, әле безнең өйләрдә таба исләре чыгар, – ди ул. Райлә - Саба районының Явлаштау авылы кызы. Ире Фаил белән Казанда яши.

– Белемем буенча мин – товаровед. Күп еллар ит сатучы булып эшләдем. Бермәлне, шул итсаткан җиргә, өйдә ярымфабрикатлар әзерләп алып килә башладым. Кеше ала, ризыкны ошата, мактый. Менә шунда: «Нигә әле ризык әзерләү буенча эшләмим соң?»– дип, үз эшемне ачарга булдым, – ди ул. Аш-суга уңганлыгы әнисеннән килә икән. Ул да бик оста пешергән. Ярымфабрикатлар белән генә калмый, сораган кешегә пирог, бәлешләр дә әзерләп бирә.

– Никах-туйларга казлар да пешереп бизәп бирәм. Аш, бәйрәм уздыручыларга табыннар әзерлим. Кабымлыклар да ясый башладым. Кешеләр, бик теләп, өстәл коруымны сорый. Нәрсә пешерергә кушсалар, шуны әзерлим. Шулар янына өстәп букетлар да ясыйм әле мин. Интернетта кием кибетем дә бар. Ничек өлгерәсең, диләр. Вакытны дөрес итеп бүләм һәм эшләү теләгем зур. Әгәр теләк була икән, таулар күчерәсең, – ди Раилә. Башкаларга пешерү җиңел түгел. Башта бер борчыласың, аннан икенче. Раилә хәзер инде, ризык ничек булган икән, клиентлар ни әйтер, дип курыкмый икән. – Кешегә ризык әзерләүне яратып эшләсәң генә булдырып була. Хәзер кул үзеннән-үзе эшли. Шомарасың да. Шуңа күрә, бу яктан тынычмын. Ризыкларымны яратып ашаучы кешеләрем бар. Ә миңа шул җитә. Аларның матур сүзләре канат куя. Пешерүне бик яратам. Эшләп туймыйм да, армыйм да, – ди ул. 

Райлә кебекләр хәзер бик күп. Ул үз укучыларын ризык әзерләргә генә өйрәтеп калмый, аларга акча эшләргә дә ярдәм итә. 

– Интернетта Райлә мастер-класслар уздыра башлады. Бик теләп шунда язылдым. Аллага шөкер, хәзер үз клиентларым бар. Кешеләргә заказга пешерәм. Райлә бит ул – аш-су сере белән генә бүлешеп калмый, тырыш булырга, югалып калмаска, алга атларга көч бирә. Без аңа бик рәхмәтлебез, – ди Лаеш районының Хәерби авылында яшәүче Гөлнара ханым. Очрашуга ераклардан килүчеләр бар иде. Башкортстанның Тәтешле районында яшәүче Гөлнара Фәрхетдинова аш-суга бик хирыс. Моннан бик күп еллар элек башта өендә пироглар пешереп сата башлый, ә аннары ире аңа үз гаражын бирә. Шунда пекарня ясыйлар. Бүген эшләре гөрләп бара. Гөлнара ханым исә, яңа гына аш-су өлкәсенә килеп кергән кызлар белән тәҗрибә уртаклашты.

– Тырыш булырга кирәк. Бар да үзеңннән тора. Безнең ризыкларны шулкадәр яратып алалар. Ике пешекчем бар. Эшем дә гөрли, әле башкаларны ашлы итәм. Менә шулай берләшү – бик матур гадәт, – диде ул. 

Чарага Чистайдагы кафе хуҗасы Фәридә ханым да килгән иде. Ул үзенең ничек итеп эшләп китүен искә төшерде.

– Кызым Лилия зур планнар белән эш башлаган иде. Чараларга барып өстәлләр әзерләп йөрде. Кызганыч, кызымның гомере кыска булды. Ул юл фаҗигасендә үлде. Аның вафатыннан соң бик озак кулым эшкә бармады. Инде пешерүне дә туктатырга исәп бар иде. Әмма ул бөтен кешенең төшенә кереп, әнием ризыклар әзерли башласын, туктатмасын, диде. Шуннан соң үзем дә көч таптым, – ди ул. 

Очрашуга килгән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакирова татар хатын-кызларына соклануын яшермәде.

– Шулкадәр уңган-булган ханымнар белән бергә утырам. Мин үзем дә ашарга пешерергә яратам. Әмма кайвакыт Җәвит абыегыз бераз ял итсен дип шушы уңган кызлардан ризык әзерләтә. Телләреңне йотарлык була алар. Татар халкының күпме тәмле ризыклары бар. Без аны югалтмаска, киләчәк буынга илтеп тапшырырга тиеш, – ди ул. Күңелдәге рәхәт хисләр белән таралыштык.

Ни дисәк тә, үзебезчә киенеп, милли ризыклар турында сөйләшеп утыруга җитми инде. Әнә күпме ханымнар бер-берләре белән ризык әзерләү серләрен бүлешә, кемдер чәкчәк ясый, кемдер гөбәдия рецепты бирә. Уңган ханымнарның өйләрендә ризык иседер. Ә инде бу гаиләне дә җылыта, саклый, яклый да!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре