Россия Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре төнлә РФ төбәкләре күгендә 48 Украина пилотсыз оча торган аппаратын (БПЛА) бәреп төшергән һәм юк иткән, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.
Хәрби ведомствода билгеләп үтүләренчә, 14 пилотсыз очкычны Брянск өлкәсе өстендә бәреп төшергәннәр, 11 БПЛА – Курск өлкәсендә, 10 БПЛА – Орловск өлкәсендә, биш БПЛА – Белгород өлкәсендә, өч БПЛА – Тула өлкәсендә, икешәр БПЛА Калуга өлкәсе һәм Мәскәү төбәге өстендә бәреп төшерелгән һәм тагын бер пилотсыз очкыч Липецк өлкәсе территориясендә юк ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез