Төнлә Татарстанда үсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Төнлә Татарстанның Алексеевск районы Речное авылында питбайк катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта район башлыгы Сергей Демидов телеграм-каналында хәбәр итте.

«Питбайк белән идарә иткән балигъ булмаган йөртүче гомуми файдаланудагы юл буйлап хәрәкәт иткәндә зур тизлектә өч җәяүле кызга килеп бәрелгән. Мототехника кызларның берсен бик каты бәрдергән. Зыян күргән кызга 16 яшь, ул җитди җәрәхәтләр алган, шул исәптән баш сөяге сынган», - дип язган Демидов.

Район башлыгы мондый фаҗигаларны булдырмас өчен ата-аналарны балаларына «үлем уенчыклары» сатып алмаска чакырды.

https://vatantat.ru/2025/04/167848/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре