Мәскәүнең Люблино районы суды төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) җавапларын тарату өчен тыелган мәгълүмат буларак таныган. Бу хакта “РИА Новости” суд мәгълүматларына таянып яза.
Суд, прокуратура дәгъвасын канәгатьләндереп, интернетта урнаштырылган имтихан җавапларын, Россиядә тарату өчен тыелган, дип таныган. Шулай ук бу мәгълүматны бастырган кайбер сайтлар билгеләнгән.
Әлеге ресурсларның эшчәнлеге, законга каршы килә дип, ә урнаштырылган мәгълүматлары – Россиядә тарату өчен тыелган, дип танылган. Cүзнең нинди сайтлар турында баруы мәгълүм түгел.
Моңа кадәр Останкино районы суды шундый ук карар чыгарган булган. Суд прокурор таләбе буенча телеграм-каналга бердәм дәүләт имтиханының, төп дәүләт имтиханы һәм башка имтиханнарның җавапларын таратуны тыйган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез