Газетага язылу

Төп ставка төшә, автомобильләр кыйммәтләнә

Үткән җомгада Үзәк банк бераз гына төп ставканы төшерде: 16 процент урынына 15,5 процентка калдырды. Күпчелек аналитиклар финанс регуляторы ставкага тимәс, шул килеш калдырыр дип фаразлаган иде.

Төп ставка төшә, автомобильләр кыйммәтләнә
Татар-информ

«Российская газета» бу хакта: «Примерно три четверти экспертного сообщества ставило на сохранение ставки неизменной до весны», – дип яза.

Кредитка корылган икътисадта, процент ставкасы зур әһәмияткә ия, билгеле. Аны төшердеңме, бизнес һәм кешеләр кредит ала башлый һәм товарларга зур ихтыяҗ туа. Ихтыяҗ бәяләрне югары этәрә. Ставканы күтәрү бизнесның активлыгын киметә, җитештерүне түбәнәйтә һәм… ахыр чиктә бәяләр күтәрелә. 

Үзәк банк безне инфляция акрынайды, максатчан күрсәткечләрдән дә түбәнрәк дип ышандырырга тырыша. Козьма Прутков әйтә дә ул: «Фил читлегендә буйвол дигән язу укысаң, үз күзләреңә үзең ышанма», – дип, без кәгазьдә акка кара белән язылганга ышанмый булдыра алмыйбыз, бәяләр төшә, дигәч, төшә инде. 

Чынлап та, бүген Россиядә кайбер товарларга распродажа бара. Кытай автомобильләренә, мәсәлән. Халык бик мөкиббән китмәде дус илдән китергән машиналарга, шуңа күрә күп кенә дилер үзәкләре ябыла, ябылыр алдыннан автомобильләрне бәясен төшереп булса да сатып бетерергә ашыга инде. Бәясе төшкәч тә машина шактый ук кыйммәт кала, утиль җыем һәм башка салымнар үз эшен эшли.

Әлегә халык чит ил автомобильләрен Кыргызстан, Казахстан, Беларусь һәм Әрмәнстан аша арзанга ала иде. 

Евразия икътисадый берлегенә кергән ул илләрдән китерелгән машиналарга утильҗыем түләтмиләр иде. Шуңа күрә россиялеләр параллель импорт дип аталган ул ысулга кызыга, япон, Корея машиналарын шулай китертә иде, Кытайда җитештерелгән Европа брендларына да ЕАЭС илләре аша тиенә иде. Үткән ел, мәсәлән, параллель импорт белән 172 мең автомобиль китертелгән. 

Бу гомуми базарның 12 процентын тәшкил итә. Россия Хөкүмәте быелның 1 апреленнән бу тишекне томаларга булды. Хәзер Евразия икътисадый берлегеннән китергәндә дә машина өчен саллы гына утильҗыем түләргә туры киләчәк. Бу өстәмә миллион сумнан алып берничә миллион сумга кадәр акча таләп итә. «Российская газета» бу хакта «Новые правила утильсбора с 1 апреля: автомобили подорожают до 40%» дигән язма бирә.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре