Россиядә торак йортлар янында парковкалар санын киметергә җыеналар. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Хөкүмәткә бу җәһәттән “юл картасы”н керткән. “Известия” шул хакта яза.
Илдә парковкаларны камилләштерү буенча “юл картасы” төбәкләрдә түләүле паркингларны күбрәк кертү һәм күпкатлы йортлар янәшәсендә парковкалар санын киметүне күздә тота. Документта әйтелгәнчә, җәмәгать транспортын үстерү һәм кешене машина руленнән азмы-күпме биздерү өчен кирәк бу.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Эчке эшләр, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары белән берлектә, 2025 елның декабренә парковкаларга бәйле норматив документларга төзәтмәләр әзерләячәк. Проект 2026 елда гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар күпкатлы йортларны парковкаларсыз гына диярлек төзү мөмкинлеге бирәчәк. Бүгенге нормативлар исә машина урыннарының фатир санына бәйлелеген күздә тота.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез