Төркиянең Измир шәһәрендә 59 яшьлек россиялене машина бәреп үтергән. Бу хакта якшәмбе көнне, 18 июльдә, РФ илчелегенең Анкарадагы вәкиле хәбәр итте.
"Безгә Измирдагы РФ мактаулы консулы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте корбаны 59 яшьлек россияле булган. Ул турист түгел, күп еллар Төркиядә яшәгән", - дип аның сүзләрен китерә "РИА Новости".
Билгеләп үтелгәнчә, Россия дипломатлары инде һәлак булучының туганнары белән элемтәгә кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез