Төрмәдә утыручылар колония хезмәткәрләрен заложник итеп алган, корбаннар да бар

Бүген Волгоград өлкәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә гадәттән тыш хәл булган. Суровикино шәһәрендә урнашкан колониядә бер төркем зэклар төрмә хезмәткәрләрен заложник итеп алган. Бу хәл дисциплинар комиссия утырышы барышында килеп чыккан, дип яза “КП”.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “утыручылар” салкын корал белән учреждение хезмәткәрләренә ташланган. Хәзерге вакытта анда ашыгыч хезмәтләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре эшли. Заложникларны азат итү чаралары үткәрелә. Кызганычка, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар бар.

Колониядә заложниклар алу факты буенча 2 җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Кимендә 1 хезмәткәрнең һәлак булуы, 7 кешенең яралануы турында хәбәр ителә. Расланмаган мәгълүматларга караганда, яраланучылар арасында – ИК-19 җитәкчесе Андрей Девятаев. Заложниклар саны әлегә билгесез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре