Газетага язылу

Тормышка ничек карыйсың...

И, тормышка ничек карыйсың, шулай күренә икән ул…

Күптән булган хәл инде. Авылда идем ул чакта. Әни белән икәү. Мин аны карап ятам дип уйлыйм, ул мине карап ята. Иллегә җиткән малае бар инде аның, ул баланың үз дөньясы җиткән, даны да, малы да бар. Ә ул... Әнине әйтәм. Юк... Ул үзенең баласын үзеннән башка берни эшләргә дә сәләтсез зат итеп күрә. Икән...

Баштарак мин моңа игътибар да итмәгәнмен бугай... Әби патшаныкы кебек яхшы урындыгы бар аның. Үзем эшләгән идем. Мин ниндидер эшкә тотынсам, бу шул урындыгы белән дөньяның иң уртасына чыгып утыра. Бөтен эшкә комачаулый инде, билгеле, ары үтәргә, бире узарга кирәк, ә ул утыра – тик үз инәң булгач, перес дип кенә куып җибәреп булмый. Мин элегрәк куып та җибәрә идем.

– Утырма инде шушында, җан үртәп, – ди торган идем. Мондый сүзне әйткәндә, иренеңдә елмаю булырга тиеш. Әниләр ул синең сүзеңә карамый, алар бу сүзнең ни рәвешле әйтелүенә карый. – Эш эшләргә мишәйт итәсең бит.

Менә бу сүзләрне әйткәч, үзең дә сагаеп каласың... И, килер инде ул бер мәл, болай «мишәйт итеп» утыручы булмас, әлеге чакның кадерен белергә кирәк, дип уйлыйсың. Шулай дип уйлыйсың да: «И, чурт с ним инде, бик комачауламый да бит... Утырсын инде үзе теләгәнчә», – дип, килешергә мәҗбүр буласың.

Бу юлы килешмәдем.

– Нәрсә дип утырасың соң шушында?

– Ярдәм итәргә дип...

Минем яшь чордагы иң уңган балта осталары да миңа хәзер ярдәм итә алмый инде. Аларча эшләү юк. Бу кортка ничек булыша алсын... Үзе дә, сүзе дә көлке булып тоела. Мин бөтен ачуымны онытып, пырхылдап көлеп җибәрәм:

– Нәрсәң белән ярдәм итәсең соң?..

Ул дәшми. Мин эшем иясе булып ары китәм. Соңрак ул әле андый, әле мондый күрсәтмәләр бирә. Сүзен аңламасам да, баш каккан булам. И-и, әбиләр сүзен кем тыңлап тора инде...

Тормышка ничек карыйсың, ул сиңа шулай күренә, диюем...

Минем хәтта образга да әйләндереп караганым бар. Менә сез нәрсәдер эшләргә җыенасыз, шунда һич кичекмәстән зур бер шкаф юл уртасына чыгып утыра. Ул хәзер инде бары тик шкаф кына. Әмма үз киңәшләрен биргән була, шул киңәшне тотуны сорый. Ә иң мөһиме – ул үтеп-сүтеп йөрергә комачаулый.

Шкаф белән җайлы. Аны күчереп куеп та, сүтеп алып та була. Әнине булмый. Ул утыра. Мин бик үзәгемә үткәндә тиргәп тә алам:

– Бик ярдәм итәргә теләсәң, кереп, табак-савыт җыештырыр идең...

– Һи, табак-савыт юуның ние бар инде, – дип көлә ул.

Ә мин беләм: дөньядагы иң кабахәт нәрсә – табак-савыт юу... Син бит аны багана тишеге казып яки бура бурап йөргән җирдән кереп юасың. Шуннан аш пешерәсең... Шуннан тагын... Сиңа эшчеләр килгәндә, эш белән аш арасында буталудан да авыры юк.

И, әни... Шуны да белмисең...

Менә шулай тиргәнеп йөргән мәлләрнең берсендә уйлап куйдым әле... Һәм үз сантыйлыгыма аптырап киттем. И, бала... Шуны да белмисең... Ул бит шушында чыгып утыруы белән үзен эштә катнашам дип хис итә. Ул инде хәзер җир казып, нидер күтәреп йөри алмый. Ә карап утыра ала. Теләктәшлек белдереп, сөенеп утыра. Әниең сөенә! Ә син аны шушы сөенечтән мәхрүм итмәкче буласың. Утырсын!.. Комачау итсә, җайлап кына башка урынга күчереп куй. «Менә болай ничегрәк була, тегеләй ничек...» – дип, киңәшләшеп алган бул. Ул бит синең эшеңне тикшереп утырмый, эшләвең, эшли алуың өчен сөенеп утыра. Бәлки үз чорындагы эш алымнары белән хәзерге заманныкын чагыштырып, хатирәләргә бирелә торгандыр. Ә син...

И, бу дөнья кайсы яктан карасаң, шулай күренә инде ул...

Марат Кәбиров

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре