Барып торасы килми. Соңгы биш елда Россиядә табиблардан онлайн рәвештә генә консультация алучылар саны өч тапкыр диярлек арткан. Чагыштыру өчен: моннан биш элек андыйлар нибары 8 процент тәшкил иткән булса, хәзер бу күрсәткеч 22 процентка җиткән. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли.
Билгеле булганча, табиб янына барып тормыйча, аннан телефон аша гына киңәш сорау пандемия чорында аеруча популярлашты. Ул чорда ничарадан бичара кулланылган алым иде бу: чирнең азган чагы, хастаханәгә бару түгел, өйдән дә чыгып булмый торган вакыт. Хәзер исә күпләр табиб белән мондый элемтә юлын уңайлы булганы өчен үз итә. Һәрхәлдә, ил халкы арасында уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.
Анда респондентларның 35 проценты онлайн-консультацияне тиз арада тиешле ярдәм алырга мөмкинлек биргәне өчен үз итүен әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 28 проценты – чиратта торасы юк, тагын 25 проценты хастаханәгә барып йөреп, вакыт әрәм итәсе юк, дип җаваплаган. Шул ук вакытта респондентларның 33 проценты кешене онлайн рәвештә дәвалау дөрес түгел, дигән фикердә.
Казанның Идел буе районындагы 73 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәрәпова да шулай ди.
– Табиблардан онлайн рәвештә генә ярдәм алып булуын белсәм дә, белгеч янына барып күренүне кулайрак күрәм. Аның белән күзгә-күз карап сөйләшеп, урында тиешле ярдәм алу миңа яхшырак тоела. Чөнки телефон аша гына табибка үзеңнең чирең, кимчелекләрең турында тулысынча сөйләп, аңлатып бетереп булмый. Мәсәлән, кардиологка барасың икән, ул синең йөрәгеңне тыңлап карарга тиеш, – ди ул.
Белгечләр кайсы табибларның онлайн хезмәтләре халык арасында аеруча популяр булуын да ачыклаган:
- терапевт (25 процент)
- педиатр (18 процент)
- эндокринолог/диетолог (17 процент)
- невролог (16 процент)
- психолог (15 процент)
Казанның 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова онлайн консультацияләрне еш уздыра икән. Әмма бер шарт белән: авыру аңа башта беренче тапкыр шәхсән үзе килеп күренергә тиеш.
– Ник дигәндә, башта кешене җентекләп тикшерергә, калкансыман бизен тотып карарга, йөзе, төсенә игътибар итәргә кирәк. Һәр чирнең үз исенә кадәр була. Ә онлайн рәвештә консультация уздырганда аларның берсен дә сизеп булмый. Шуларны башкарып, тиешле дәвалау курсы билгеләгәч кенә гына күпмедер вакыттан соң онлайн консультация уздырырга мөмкин. Анда инде дәвалауның файдасы булганмы-юкмы, теге яки бу даруның күләмен арттырырга яки киметергәме икәнлеген ачыклыйсың, – ди табиб. – Шикәр чиреннән интеккән кешенең температурасы күтәрелгәч, шикәре күтәрелә. Шулчак инсулинның дозасын үзгәртергә кирәк. Ә бу чирдән интеккән кеше хастаханәгә еш йөри. Шуңа күрә без инде аларны исемләп кенә түгел, йөзгә үк танып беләбез. Шул кешеләргә еш кына онлайн рәвештә консультация уздырабыз.
Ләйсән Зарипова сүзләренә караганда, табибтан онлайн рәвештә генә консультация алырга теләүчеләр арасында яшьләр күбрәк икән. Бу аңлашыла да.
– Хәзер бит вакыт дигәнең алтынга тиң. Кеше табибка барып җиткәнче күпме вакытын юлда уздыра, монда килгәч, күпме чиратта утыра. Шуңа күрә хәзер яшьләр хастаханәгә барып йөрмичә генә консультация алырга тырыша, – ди табиб.
Екатерина Ясәвиева, медицина юристы:
– Консультацияне онлайн рәвештә үткәргән өчен медицина оешмасын җаваплылыкка тартып булмый һәм кирәкми дә. Мондый төр консультация кешенең авыруы турында тулырак мәгълүмат туплау, аңа язылган дәвалау курсының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын тикшерү өчен уздырыла. Шуңа күрә онлайн консультация уздырыр алдыннан, бу кешенең моңа кадәр бер тапкыр табиб янына шәхсән барып күренгән булуы шарт. Моннан ике ел элек шәхси медицина оешмалары өчен яңа хокукый режим кертелде. Аның нигезендә алар онлайн консультацияне кеше турыдан-туры табибка барып күренмәгән очракта да үткәрә ала. Онлайн консультациягә карата нинди чикләүләр бар? Иң беренче чиратта, ул 18 яше тулган кешегә генә уздырылырга тиеш. Онлайн консультация кешегә медицина тикшерүе уздыру, авыруны карап чыгу өчен үткәрелә алмый. Инфекцияле авыруларга, ашыгыч рәвештә медицина ярдәме күрсәтүне таләп иткән чире ачыкланган кешегә дә читтән торып кына консультация уздыру тыела.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез