ТР Дәүләт торак фонды быел 3,3 меңгә якын гаиләне уңайлы торак белән тәэмин итәчәк

Татарстан Рәисе карамагындагы Дәүләт торак фонды быел Татарстанда 3 299 гаиләне уңайлы һәм чагыштырмача арзан торак белән тәэмин итәргә ниятли. Бүгенгә 56 күпфатирлы йортның 27се (1 911 фатир) файдалануга тапшырылган инде. Еллык планның 69,5 проценты бу.

Фонд хәбәренә караганда, төзелеш эшләре республиканың иң зур шәһәр-районнарында алып барыла. Казанның “Салават күпере” микрорайонында яңа йортлар бигрәк тә күп пәйда булачак. Быел биредә 880 фатирлы алты йорт төзү күздә тотыла. Алар барысы да сыйфатлы ремонт, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, исәпләгечләр, кирәкле башка җиһазлар белән тәэмин ителеп кулланылышка тапшырылачак.

Сүз уңаеннан, фонд узган елда республикада яшәүче 3 меңгә якын гаиләнең торак шартларын яхшырткан. Әлеге программа “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының төп бурычларыннан берсенә туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре