Трамп 16 майда Төркиягә килергә әзер булуын белдергән

АКШ президенты Дональд Трамп иртәгә – 16 майда Төркиягә килергә мөмкин. Бу хакта “Российская газета” Reuters агентлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Америка президенты билгеләп үткәнчә, ул, “урынлы булса”, Төркиягә килергә әзер. Трамп шулай ук Украинадагы конфликтны туктатырга теләвен басым ясап әйткән.
Моңа кадәр АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубио Трампның “тынычлыкка китерердәй теләсә нинди механизмга ачык” булуын әйткән. Рубио шулай ук Кушма Штатларның Украинадагы хәлләрне җайга салуда “файда китерергә” әзер булуын искәрткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Трамп Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре