Социалист кандидатның триумфы ул – Трамп сәясәтенең фиаскосы, җимерелүе. Шунысы кызык: АКШта башка штатларда да сайлаулар үткәрелде һәм аларда да республикачыларның көндәшләре булган демократлар җиңде. Шуңа күрә ноябрь сайлаулары американнарның кәефе бик тиз үзгәрүен раслый.
Гамәлдәге Президентның рейтингы кискен түбәнәя. Әгәр сайлау бүген булса, океан арты державасы белән бөтенләй башка кеше идарә итә башлар иде. Мәмдәни феномены аерым өйрәнүне сорый. Без аңа күләмле башка язма әзерләрбез. Ул, дилбегәне кулга алып бетергәнче үк, Дональд Трампның сайлау кампаниясенең нигезенә яткан азык-төлек бәяләре арту кризисын хәл итәргә биргән вәгъдәсен үтәмәвен белдерде. Чынлап та, Америкада ризык бәяләре кискен югары үрмәли. Ил лидеры Юстиция министрлыгына сыер ите бәясен күтәргән ит эшкәртү компанияләренә каршы тикшерү башларга кушты. Ит эшкәртүчеләр, үзара килешеп, үзенә каршы эш алып бара дип саный ул. Әмма белгечләр, андый килешү юк диләр, бәяләр Трамп керткән тарифлар сәбәпле шулай кискен арта.
Ак йорт хуҗасы, түбәнгә төшеп баручы рейтингын саклау өчен, ат йөреше ясарга булды: пошлиналардан җыелган акчаны халыкка өләшү идеясен күтәреп чыкты. Аның уйлавынча, байлыгы гадәттән тыш зур булмаган һәр америкалы якын киләчәктә 2 мең доллар акча белән бүләкләнәчәк. Моның өчен 600 миллиард доллардан артыграк акча кирәк булачак. Вазгыять бүген шундый: шатдаун сәбәпле, хөкүмәт чиновникларына түләргә акча юк, берничә мең авиарейс тоткарланды, хезмәт хакы ала алмаган хәрбиләргә тамак туйдыру өчен хәйрия оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кушалар… Илнең дәүләт әҗәте дә кызу темплар белән үсә. Милли икътисад советы директоры Кевин Хассетт хөкүмәт эшләмәү аркасында эчке тулай продуктның атна саен 15 миллиард доллар югалтуын әйтә. Шатдаун элекке 35 көнлек рекордын узып китте. Сенаторлар аны туктату турында сүз алып бара башлады. Финанслауны 2026 елның 30 гыйнварына кадәр озайтырга уйлыйлар.
Илдәге катлаулы вазгыять шартларында әледән-әле Трампның эшкә сәләтлелеге мәсьәләсе күтәрелә. Американың мәгълүмат чаралары овал кабинеттагы утырыш вакытында йоклап киткән Президент сурәтләнгән кадрларны тараттылар. CNN аларның интернетта яшен тизлегендә таралуын яза. Әмма Ак йортның матбугат сәркатибе Тейлор Роджерс, лидерның йокыга талуын кире кагып: «… уңышсызлыкка очраган либераль матбугат чаралары ахмаклык таратуны өстен күрә», – диде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез