Россия Президенты Владимир Путин Андрей Никитинны транспорт министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте. Документ үз көченә керде.
Указга кул куйганнан соң дәүләт башлыгы Никитин белән эшлекле очрашу уздырды. Путин ил өчен транспорт өлкәсенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм Никитин үзенең бөтен тәҗрибәсен, күнекмәләрен тармакның төп бурычларын хәл итүдә кулланыр дигән ышанычын белдерде. Парламент уңай җавап бирсә, президент аның кандидатурасын даими нигездә хупларга әзер.
Премьер-министр Михаил Мишустин Никитинның профессиональ һәм шәхси сыйфатларын уңай бәяләде, аның алдагы вазыйфалардагы казанышларын билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез