ТРда бер ир-ат банктан өстәмә хезмәтләре өчен түләткән акчасын кире кайтаруга ирешкән

Банк аңа 132 335 сум түләгән.

Татарстанда бер ир-ат банктан кредит алган. Әмма банк кредитны рәсмиләштергәндә, өстәмә хезмәтләр “тагып”, ирнең счетыннан 95 мең сум алып калган, дип яза “KazanFirst”.

Кредит алучы судка мөрәҗәгать иткән. Суд, ирне яклап, банкка өстәмә хезмәтләр өчен алып калынган акчаны кире кайтарып бирү, шулай ук мораль зыян өчен компенсация, кулланучы таләбен ихтыярый тәртиптә үтәмәгән өчен штраф түләү бурычы куйган.

Нәтиҗәдә банк әлеге ир-атка 132 335 сум түләргә мәҗбүр булган.
Бу хәл кулланучыларның үз хокукларын якларга, килешүдәге нигезсез шартлар белән килешмәскә тиешлеген тагын бер кат искәртә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре