Бүген Татарстанда +37 градуска кадәр эссе булачак. Синоптиклар көн дәвамында шундый челлә вәгъдә итә. Чамадан тыш эсселек аркасында республикада шторм кисәтүе игълан ителде. Татарстанда эсседән зыян күрүчеләр саны да арткан. Бер атна эчендә башкаланың ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны бермә-бер арткан. Бу челлә кайчанга кадәр дәвам итәчәк тә аны ничек исән-сау уздырып җибәрергә?
Узган атна азагыннан республикада аномаль эссе һава торышы урнашты. Атна уртасында термометрның терекөмеш баганасы +36 градуска кадәр күтәрелде. Хәзерге вакытта республикада һаваның уртача температурасы нормадан 5–6 градуска артыграк. Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, чамадан тыш эссе көннәр атна азагына кадәр дәвам итәчәк.
Иртәгә Татарстанда көндез шулай ук +37 градуска кадәр эссе булачак. Якшәмбе көнне исә көндез +32 градус булыр дип фаразлана. Салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, ял көне республикада яшенле яңгырлар, көчле җил көтелә. 8, 9 июль көннәрендә исә явым-төшем көтелми. Көндез +28...+33 градус, төнлә +14...+19 градус җылы.
Әлегә чамадан тыш эсселеккә сабыр итәргә, сәламәтлеккә зыян китермичә уздырырга гына кала. Юкса аномаль эссе көннәре белән аерылып торган шушы бер атна эчендә челләдән зыян күрүчеләр саны да арткан. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бер атна эчендә башкаланың ашыгыч ярдәм хезмәтенә 13 меңнән артык шалтырату килеп ирешкән: 1 кешене кояш суккан, 24 кешегә эсселек аркасында инфаркт булган, 113 кеше инсульт кичергән.
Мондый аянычлы хәлләрне булдырмас өчен, чамадан тыш эссе көннәрдә бик сак булырга кирәк, ди белгечләр. Һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләргә бигрәк тә.
Табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева сүзләренә караганда, челләдә температураның кисәк үзгәрүеннән сакланырга кирәк.
– Күпләр, эсседән тизрәк кондиционерлы салкын бүлмәгә кереп, кайнар мунчадан соң салкын суга сикереп суынмакчы була. Бу бик күп чирләрнең, шул исәптән неврологиягә бәйле авыруларның да баш калкытуына китерергә мөмкин, – дип кисәтә ул.
Йөрәкне дә сакларга кирәк. Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов, йөрәктә аз гына үзгәреш булуга, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә куша.
– Соңгы арада кешеләр йөрәк турысы борчып тору, кан басымы уйнаудан зарлана. Чамадан тыш эсселек канны куерта. Бу – тромб барлыкка килергә мөмкин дигән сүз. Шуңа күрә чамадан тыш эссе көннәрдә инфаркт, инсульт куркынычы да арта. Эсседә астма өянәге дә көчәя, – дип кисәтә табиб.
Табиблар чамадан тыш эссе көннәрдә түбәндәге киңәшләрне истә тотарга куша:
– көн, дәвамында ким дигәндә 2 литр чиста су эчегез. Җәйге челләдә организм сусызланмасын өчен, сусамасаң да, чиста су эчәргә кирәк;
– аномаль эссе көндә газлы су, исерткеч эчемлекләрне гомумән кулланырга ярамый. Каһвә эчүне дә кичектереп тору хәерле;
– челләдә көненә 4–5 тапкыр, аз-азлап, җиңелчә ризык белән тукланырга кирәк. Майлы, кыздырылган ризыклардан баш тартып, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү әйбәт;
– кондиционерны да дөрес кулланырга кирәк. Ул суытканда бүлмәдәге һава температурасы 25 градустан да кимемәсен. Урамдагы һава температурасы белән аерма 5 градустан күбрәк булырга тиеш түгел;
– урамга кояштан саклаучы крем сөртеп, табигый тукымадан тегелгән күлмәктән һәм башыгызга киеп кенә чыгыгыз;
– эсседә физик эш, физик күнегүләрне дә чикләргә кирәк. Йөрәк авырулары булган кешеләргә, балаларга ерак юлга чыкмау хәерле;
– барлык даруларны да суыткычта саклагыз. Бүлмә температурасы 25 градустан артса, аларның күбесе бозылырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез