Түбән Кама администрациясе шәһәр предприятиеләрен эвакуацияләүгә аңлатма бирде

Түбән Кама җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районы предприятиеләре территорияләрендә штаттан тыш хәл килеп чыгуы ихтималы турында хәбәрләр булу сәбәпле хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Түбән Кама предприятиеләрендә эвакуация элек эшләнгән схема буенча үткәрелә. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Мондый очракларда төп бурыч-кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү. Районда халыкны яклау һәм иминлек өчен барлык шартлар да тудырылган.

Җитәкчелекнең карары буенча предприятиеләрдә эвакуация үткәрелә. Барлык гамәлләр дә күп тапкырлар эшләнгән, дип ассызыкладылар Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре