Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы 90 процентка әзер

Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлының техник әзерлеге 90 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта “Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” җитәкчесе Илдар Минһаҗев әйтте.

“Биредә эшләр тәмамланып килә. Бу – М7 трассасының яңа юнәлеше, киләчәктә ул Казан – Екатеринбург югары тизлекле маршруты составына керәчәк. Ике елдан да азрак вакыт эчендә 81 чакрым озынлыктагы беренче категорияле юл төзедек. Чулман елгасы аша яңа күпер салынды. Объектның техник әзерлеге – 90 процент”, – диде Илдар Минһаҗев.

Урап узу юлында автомобиль хәрәкәте бу елның декабрендә ачылачак, дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре