Газетага язылу

Түбән Кама заводындагы янгында зыян күргән 24 кеше – хастаханәдә, унысы – авыр хәлдә

«Түбән Кама Нефтехим» заводындагы фаҗигада зыян күргән 24 кеше федераль медицина үзәкләрендә, шулай ук Казан, Түбән Кама, Мәскәү клиникаларында дәвалануын дәвам итә. Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов шул хакта белдергән, дип яза «ТАСС».

«Табиблар 10 кешенең хәлен, авыр, дип бәяли, калганнарының хәле – уртача һәм  җиңел дәрәҗәдә», – дигән ул. Моннан тыш фаҗигадән соң реанимациягә эләккән ике кешенең палатага чыгарылуы турында мәгълүм булды.

Исегезгә төшерәбез: 31 мартта көндез заводта янгын булган. Сәбәбе – җиһазны төзекләндерү эшләре вакытында газ катнашмасының кабынып китүе. Янгында 3 кеше һәлак булган, 72 кешегә зыян килгән.
 
Түбән Кама мэриясенең матбугат секретаре мәгълүматларына караганда, 220 кеше фатирлары тәрәзәләренә зыян килү буенча мөрәҗәгать иткән. Асылда балконнарга зыян килгән: тәрәзәләре ватылган, рамнарында ярыклар пәйда булган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре