Түбән Камада илкүләм проект буенча сәнәгать калдыклары полигонын юкка чыгарырга җыеналар

Түбән Камада 1980 нче еллардан бирле тупланган сәнәгать калдыклары полигоны юкка чыгарылачак. Махсус оешма тиешле проект эшләгән, дип яза “Kazanfirst”.

– Объектны “Экологик иминлек” илкүләм (милли) проектының “Генеральная уборка” федераль проектына кертү планлаштырыла, – дип белдергән район башкарма комитетының хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы Ольга Чернышова.

Аның әйтүенчә, полигонны юкка чыгару проекты Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы каршындагы Фәнни-техник советка карап тикшерүгә тәкъдим ителгән дә инде. Тәкъдимнәр, һичшиксез, исәпкә алыначак, дип басым ясап әйткән Чернышова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре