Түбән Камадан Татарстан сугышчылары һәм республика шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә 40 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргәннәр. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
Йөккә инфраструктураны торгызу өчен төзелеш материаллары, җиһазлар, медицина кирәк-яраклары, эчә торган су һәм башка әйберләр кергән. Шулай ук махсус хәрби операция зонасына сугышчылар өчен автомобильләр, тактик аптечкалар, генераторлар, бензопилалар, җылы эчке кием һәм волонтерлар әзерләгән баллы җыелмалар җибәрелгән.
Сугышчылар шулай ук индивидуаль гаризалар нигезендә формалаштырылган адреслы посылкалар алачаклар. Гуманитар йөкне формалаштыру меценатлар, эшмәкәрләр, волонтерлар һәм Түбән Камада яшәүче битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез