Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежноега 60 тоннадан артык гуманитар йөк озаттылар

Кичә Түбән Камадан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 60 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрделәр. Гуманитар йөк инфраструктура объектларын торгызу өчен төзелеш материаллары, җиһазлар, эчәргә яраклы су, медицина чаралары һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрне үз эченә ала.

Шефлык ярдәменең аерым партиясе хәрбиләргә адресланган. Махсус хәрби операция зонасына автомобильләр, тактик аптечкалар, генераторлар, бензин пычкылары, җылы киемнәр һ.б. әйберләр җибәрделәр.

Шулай ук хәрбиләрнең хакимият адресына килгән мөрәҗәгатьләренә җавап рәвешендә җыелган шәхси посылкалар тапшырылды.

Гуманитар ярдәм җыюда меценатлар, эшмәкәрләр, Түбән Кама районы хакимияте, волонтерлар һәм гади гражданнар катнашты.

Йөкне җибәрү оператив штаб тарафыннан координацияләнде.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре