Бүген Казандагы "Туган авылым" милли туризм комплексында быелгы Рамазан аеның тәүге авыз ачу мәҗлесе узды. Ифтарда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, министрлар, Казандагы чит ил консуллыклары җитәкчеләре, фән һәм спорт вәкилләре, бизнес әһелләре катнашты.
Кунакларны Тәлгать Таҗетдин һәм Камил Сәмигулин белән бергә "Туган авылым' җитәкчесе Радик Абдрахманов сәламләде. Комплекста авыз ачу мәҗлесләре көн саен оештырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез